Милли проектлар
22 Май 2024, 06:13

Затонда яңа мәктәпне көтәләр!

   Башкаланың “Затон-Восточный” торак районында заманча мәктәпне төзү эшләре тәмамлануга якынлаша.

Затонда яңа мәктәпне көтәләр!Затонда яңа мәктәпне көтәләр!
Затонда яңа мәктәпне көтәләр!

Башкаланың “Затон-Восточный” торак районында заманча мәктәпне төзү эшләре тәмамлануга якынлаша.

   1225 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәгариф” милли проекты кысаларында төзелә. Бүгенге көндә анда төрле юнәлешләрдә эш алып барыла: эчке эшләр башкарыла, мәктәп җирлеге төзекләндерелә, түбә ябыла, вентеляция һәм яктырту системалары урнаштырыла.

   Яңа мәктәпкә балаларга сыйфатлы белем алырга булышачак иң заманча корылмалар урнаштырылачак. Моннан тыш, биредә спорт һәм иҗат белән шөгыльләнү өчен бар мөмкинлекләр тудырылачак.

   Мәйданы 18316 квадрат метр тәшкил иткән мәктәптә укучылар өчен 88 кабинет, 500 урынга аш-су әзерләү блогы, ике спорт залы, акустик панель белән зур актлар залы һ.б. булачак.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас