Юллар көлеп торса, җәмәгать транспорты уңайлы йөреп торса, әлбәттә, пассажирлар разый була.
“Сыйфатлы һәм хәвефсез юллар” милли проекты кысаларында Башкортстанда бу уңайдан күп нәрсә эшләнә: юллар тәртипкә китерелә, пассажирләр йөртүче автобусларның эше дә мактауга лаек.
Мәсәлән, бүгенге көндә Башкортстанда яшәүче 30 меңнән артык кеше ай саен җәмәгать транспортында йөргәндә ташланмалар белән файдалана. Алар аена 90 тапкыр республика җирлегендә хәрәкәт итүче шәһәр электр транспортында (трамвай, троллейбус), шәһәр һәм шәһәр яны транспортында (такси һәм маршрут таксиларыннан тыш) ташламалардан файдалана. Бердәм социаль проезд билеты (ЕСПБ) аена 600 сум тора.
Фото: transport.bashkortostan.ru