“Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында Салават шәһәрендә зур эшләр алып барыла.
Мәсәлән, Салават Юлаев бульварында урнашкан Батыр аллеясенең икенче өлешен төзекләндерү эше башланган. Биредә шәһәр халкы рәхәтләнеп ял итәр урын барлыкка киләчәк: эскәмияләр һәм арт-объектлар яңартылачак, һәйкәл яннары тәртипкә китереләчәк, уңайлы һәм тыныч мәйдан барлыкка киләчәк.
“Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында 2024 елда Башкортстанда 123 җәмәгать урыны төзекләндереләчәк. Бу максатка 1,174 миллиард сум акча бүленәчәк.
Фото: iuruzan.ru