Милли проектлар
22 Май 2024, 09:18

Автобуслар яңартылып тора

Автобусларны яңарту эше буенча Башкортстан Идел буе федераль округында лидерлар рәтендә.

Автобуслар яңартылып тораАвтобуслар яңартылып тора
Автобуслар яңартылып тора

   Автобусларны яңарту эше буенча Башкортстан Идел буе федераль округында лидерлар рәтендә.

    “Башавтотранс”  җәмгыяте карамагында булган автобусларның уртача яше нибары 5 ел. 2024 елның маена дәүләт оешмасында яңа автобуслар 75 процент тәшкил итә. Бездә пассажирлар йөртүче транспорт, Идел буе федераль округындагы башка өлкәләр белән чагыштырганда, чагыштырмача яшьрәк. Мәсәлән, Марий Эльда бу күрсәткеч – 10 ел, Ульян өлкәсендә – 9-10 ел, Киров өлкәсендә – 8-10 ел, Чувашиядә – 5-6 ел, Ырынбурда һәм Удмуртиядә – 6-7 ел, Мордовиядә 6 ел тәшкил итә.

   Соңгы 5 елда “Башавтотранс” җәмгыяте паркы 1450 автобусны яңарткан, бу максатка 10,6 миллиард сум акча тотылган. Җәмгыять кулланышында булган “НефаЗ” маркалы автобуслар “Уңайлы мохит” дәүләт программасы таләпләренә җавап бирә: техника салонында  пассажирларга уңайлы булсын өчен мөмкинләр булдырылган.

Фото: transport.bashkortostan.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас