Милли проектлар
21 Май 2024, 06:50

Заманча күперләр салына

Күпер ремонты җирле халыкның гына түгел, туристларның да иминлеген тәэмин итәчәк.

Заманча күперләр салынаЗаманча күперләр салына
Заманча күперләр салына

Республиканың Салават районының Лаклы авылында Әй елгасы аша салынган күперне ремонтлыйлар. 157 метр озынлыгындагы күпергә «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты булышлыгында ремонт ясала.

         Лаклы авылында меңнән артык кеше яши.  Күпер ремонты җирле халыкның гына түгел, туристларның да иминлеген тәэмин итәчәк. Биредә Лаклыдан ерак түгел билгеле Лаклы мәгарәсе урнашкан. Күпердәге ремонт эшләрен 2025 ел ахырына тәмамлау күзаллана.

         Билгеле булуынча, 2024 елда Башкортстанда милли проект булышлыгында 8 күперне ремонтлау планлаштырылган.  Аларның гомум озынлыгы 419 метр тәшкил итә.  Ремонт эшләре Белорет, Салават, Мишкә, Туймазы, Тәтешле районнарында барачак.  Күперләр ремонтына 225 млн. сум бүленә.

         Гомумән алганда, 2022 елдан алып республикада «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомбиль юллары» милли проекты булышлыгында 1282 метр озынлыгындагы күперләргә ремонт ясалган. Эшләр  Баймак, Бәләбәй, Белорет, Благовар, Гафури, Иглин, Кырмыскалы, Караидел, Күгәрчен, Чакмагыш һәм Шаран районнарында Әсән, Агыйдел, Сим, Камаелга, Үзән, Суходол, Иртөбәк, Былышлы, Сакмар, Инҗәр, Ташчишмә, Калмаш елгалары күперләрендә барган.

"Башинформ" буенча.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас