Милли проектлар
21 Май 2024, 06:20

Галимнәребезнең чираттагы уңышы

Биотехнология һәм авыл хуҗалыгы микробиологиясе өлкәсендәге бу яңалык авыл хуҗалыгында файдаланылачак.  

Галимнәребезнең чираттагы уңышыГалимнәребезнең чираттагы уңышы
Галимнәребезнең чираттагы уңышы

Русия Фәннәр академиясенең Уфа Федераль тикшеренү үзәгенең агробиолог-галимнәре мал азыгы үләннәренең уңдырышлылыгын күтәрү өчен бактерияләр штаммы патентына ия булган.

                Биотехнология һәм авыл хуҗалыгы микробиологиясе өлкәсендәге бу яңалык авыл хуҗалыгында файдаланылачак.   Биологик препаратларның патентлаштырылган бактерия нигезендәге бу яңалык  Башкортстан Республикасында «Фән һәм университетлар» милли проектын тормышка ашыруга булышлык итә.

                Мал азыгы үләнннәренең шытымнарын алу һәм сыйфатлы уңышы өчен аларның үсүен стимуллаштыручы бактерияләр белән эшкәртү мөһим. Алар үләннәргә минераль туклану элементларының сеңүен яхшырта, үсемлекләрнең стрессларга каршы тору механизмын активлаштыра.

                Агробиология лабораториясе мөдире, биология фәннәре докторы Сергей Четвериков белдерүенчә, бу яңалыкның мал азыгы үләненең уңдырышлылыгын 12—24, ә яшел массасын 15—42 процентка кадәр арттырырга ярдәм итә. Шулай ук микробиологик препаратлар белән мал азыгы үләннәрен эшкәртү авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә минераль ашламаларга чыгымнарын киметергә, шулай ук үләннәрнең вегетатив массасында нитратларның күп туплану мәсьәләсен чишәргә дә булышачак.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас