Барлык яңалыклар

Без — актив төбәкләр арасында

Башкортстанда яшәүчеләр алдагы елда төзекләндерү буенча 92 җәмәгатьчелек киңлеген сайлаган. 

Без — актив төбәкләр арасында
Без — актив төбәкләр арасында

Башкортстанда яшәүчеләр алдагы елда төзекләндерү буенча 92 җәмәгатьчелек киңлеген сайлаган.  Аларны үзгәртү өчен республикага федераль бюджеттан акчалар бүленәчәк. Билгеле булуынча, җәмәгатьчелек киңлекләрен төзекләндерү эшләре «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы булышлыгында башкарыла. Объектларны төзекләндерү мәсьәләләре буенча халык Бөтенрусия онлайн-тавыш бирүдә катнаша. Тавыш бирү нәтиҗәсендә урында яшәүчеләр өчен иң тәү чиратта кайсы  территорияне яңарту мөһим булуы ачыклана.

         2024 елда Башкортстан онлайн- тавыш бирүдә катнашучылар саны буенча лидер төбәкләр арасына кергән.  Парклар, аллеяләр, яр буйларын һәм башка җәмәгатьчелек киңлекләрен үзгәртү мөһимлеге буенча бер миллионнан артык кеше тавыш биргән.

"Башинформ" буенча. 

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: