Милли проектлар
20 Май 2024, 04:20

Ярмәкәй районында глэмпинг ачылган

Ул "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" милли проекты рамкаларында үз эшен башлаган.

Ярмәкәй районында глэмпинг ачылганЯрмәкәй районында глэмпинг ачылган
Ярмәкәй районында глэмпинг ачылган

Ярмәкәй районында «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» милли проекты кысаларында «Яңа дөнья» глэмпингы үз эшен башлаган.

Иске Турай авылында глэмпингны Динар һәм Әлфия Ишмөхәммәтовлар гаиләсе ачкан. Алар дәүләт тарафыннан 1,5 миллион сум күләмендә ярдәм алганнар һәм үз акчаларын өстәгәннәр. А-фрейм стилендә инновацион йорт булдыру хыялын тормышка ашыра башлаганнар. Туристларга уңайлы булсын өчен Ишмөхәммәтовлар вак-төяккә кадәр игътибар итә: мунча, себер чаны, елга яры, уңайлылык белән берлектә табигать матурлыгын да күз уңында тота алар. Йорт 12 кешедән торган компанияне сыйдыра.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас