+21 °С
Болытлы
Мәчетле районыннан фермер Олеся Галәлетдинова «Кече һәм урта эшкуарлык» милли проекты буенча бүлеп бирелә торган «Агростартап» грантын откан һәм сөт җитештерүне арттырган.
Ул трактор һәм 27 сөт токымлы тана сатып алган, дип хәбәр ителә республиканың авыл хуҗалыгы министрлыгында.
Аның хуҗалыгы бер сыердан башлана, аннары баш саны арта. Алынган сөтне ул урындагы авыл хуҗалыгы кооперативына сата. Киләчәктә Олеся Галәлетдинова сыр заводы ачарга ниятли.