Милли проектлар
20 Май 2024, 04:45

Җиңү паркы яңартыла

Чишмә районында төзекләндерү эшләре дәва итә.

bashnews.rubashnews.ru
Фото:bashnews.ru

Чишмә районындагы Җиңү паркын төзекләндерү быел «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты буенча дәвам итәчәк. Бу җәмәгать киңлеген 2020 елда ук тәртипкә китерә башлаганнар. Ул вакытта биредә җәяүлеләр юллары салынган, тышкы яктырту монтажланган, сәхнә һәм эскәмияләр, тантаналы керү урынында стела урнаштырылган, Советлар Союзы һәм Россия Геройлары, Социалистик хезмәт Геройлары постаментлары өчен нигезләр төзелгән. 2023 елда паркта МИ-24 хәрби вертолетына һәйкәл ачылган.

Бу елга планнарында паркка алып баручы Парк урамындагы тротуарны яңарту һәм район мәдәният сарае каршындагы мәйданны төзекләндерү. Министрлыкта бу паркның авыл халкы һәм кунаклары өчен универсаль ял итү мәйданчыгы булуын ассызыклаганнар. Аерым алганда, биредә Сабантуй һәм Катык бәйрәмнәре билгеләп үтелә.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас