Бәләбәй районындагы яңа ФАПка 2500 кеше мөрәҗәгать иткән.
“Сәламәтлек саклау” милли проектының “Беренчел звеноны моңернизацияләү” пррграммасын тормышка ашырып, быел Бәләбәй районының Рассвет авылында яңа модульле фельдшер-акушер пункты ачылган иде. Кыска гына вакыт эчендә анда 2577 кеше килгән.
Яңа ФАПның мәйданы 63 квадрат метр. Анда беренчел ярдәм күрсәтү өчен барысы да бар: зурларны һәм балаларны кабул итү кабинеты, процедура һәм карау кабинетлары, көтү бүлмәсе, санузел һәм көнкүреш бүлмәсе. ФАП интернетка кушылган, фельдеш Кириллова Надежда һәр пациент турындагы мәгълүматны электрон медицина картасына кертә бара. Ул биредә “Земский фельдшер” программасы буенча эшли. Яшь белгеч 4 ел элек Бәләбәй медицина колледжын тәмамлап кайткан.