Башкортстанда «Музейлар төне-2024».
18 майда Башкортстанда зур масштаблы матур мәдәни чара узачак. «Музейлар төне-2024» быел “Буыннардан-буыннарга. Гаилә мираслары” дигән исем астында уза.
Акциядә республиканың 100дән артык музее катнаша. Анда күргәзмәләр ачылачак, квест-уеннар, балалар өчен уен программалары, тематик экскурсияләр, ярминкәләр, осталык сәгатьләре, концерт программалары булачак.
Үсмерләр «Пушкин картасы» буенча керә ала. «Музейлар төне” Владимир Путин күрсәтмәсе буенча кабул ителгән “Мәдәният” гомумдәүләт проектының бер юнәлеше.
Фото: dkc43.ru