Сәламәт ана гына сәламәт бала тудыра ала. Хатын-кызга яше барган саен бала табу авырлаша бара. Шуңа да табиблар бу мәсьәләне соңга калдырмаска киңәш бирә. Ни өчен ашыгырга кирәк? Дәүләт балалы гаиләләргә нинди ярдәмнәр күрсәтә?
2024 ел Русиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Аның максаты – гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру. Русиядә балаларны тәрбияләп үстерү өчен уңайлы шартлар тудырыла, балалар бакчалары, мәктәпләр төзелә, ана капиталы да озайтылды, гаиләдә ничә бала булуга карап пособиеләр дә төрлечә түләнә. Әмма яшьләр арасында баланы соңлап табу күренеше тарала башлады. Шуның өчен илдә демография күрсәткечләре дә төшә.
2023 елда Башкортстанда 1 мең кешегә бала туу коэффициенты 8,7 процент тәшкил иткән. Елына бер хатын-кызга 1,41 бала туры килгән. Авылларда яшәүчеләр дә хәзер бер бала табып, шәһәр стандартларына күчә башлады.
Икътисад фәннәре кандидаты, Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе фәнни хезмәткәре, “Гаилә” республика ресурс үзәгенең гаилә-никах мөнәсәбәтләре һәм демографик процессларны анализлау бүлеге мөдире Скрябина Яна Альберт кызы әйтүенчә, 90 нчы елларда дөньяга килгән балаларның әти-әни булырга вакытлары җитте. Тормыш дәрәҗәсенең төшүе, эш хакларының азаюы, эшсезлек барлыкка килүе халыкка бик җитди тәэсир итте. Күпләр беренче балаларын алып кайтуны да соңгарак калдырып, тормышның җиңеләйгәнен көтә башлады. Бүген яшьләр югары белем алуга, матди байлыкка, тормышның дәрәҗәсенә югары таләпләр куя. Ә бит хатын-кыз олыгайган саен аның бала таба алу сәләте төшә. Акча, байлык, карьераны беренче урынга кую дөресме? 25 яшьтә бала тапкан белән 40 яшьтә тапкан бер түгел.
Медицина фәннәре кандидаты, акушер-табиб Сугурова Әльфия Тлеш кызы әйтүенчә, 35 яшьтән соң хатын-кызның репродуктив функциясе түбәнәя. Хатын-кызларның 27 яшьтән соң фолликуллары азая, сыйфаты да түбәнәя. Бу табигать тарафыннан шулай билгеләнгән, табиблар аны үзгәртә алмый. Бала табуны кичектереп торганнар 35-40 яшьтә терсәкләрен тешли дә бит, вакыт үткән була, аны кире кайтарып булмый.
Белгечләр әйтүенчә, Башкортстанда 16 процент гаиләләрнең баласы юк. Алар сәламәтлекләре торышы буенча бала алып кайта алмыйлар. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы әйтүенчә, бу процент 10 нан артса, проблема дәүләт кимәленә чыгарыла.
Түлсезлек – хөкем карары түгел, бүген ЭКО программалары бар. ОМС буенча аны бушка да ясатып була. ЭКО – түлсезлекне дәвалауда бик уңышлы кулланыла. Әмма шунсы бар: ЭКОдан беренче тапкырдан гына авырга уза алмыйлар. Кызганычка каршы, берничә ел дәваланырга туры килә. Әльфия Теләш кызы әйтүенчә, ЭКОга квота көтү ел ярым тәшкил итә.
Башкортстанда балалы гаиләләргә ярдәм итү чаралары бар. Хакимият балалар тудыру өчен уңайлы шартлар тудырырга һәм ата-аналарга ярдәм итәргә тырыша. Әйтик, бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие керемнәренә карамастан, һәр балага 28294,95 сум түләнә. Сумма Русиянең социаль фонды тарафыннан эшләүче ата-аналарның берсенә бала тууын теркәү факты буенча гаризасыз форматта түләнә. Әгәр сез эшләмисез икән, Русия Социаль фондының клиент хезмәтенә яки яшәү урыны буенча КФҮ офисына мөрәҗәгать итәргә яки дәүләт хезмәтләре порталы аша пособие рәсмиләштерергә кирәк. 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча айлык пособиенең минималь күләме 10611,33 сум, яки эшләүчеләр өчен алдагы ике календарь ел өчен уртача хезмәт хакының 40%, ә максималь 49 123,12 сум тәшкил итә.
Гаиләдә беренче бала туса – 630 380 сум ана капиталы бирелә. Икенче бала туса – 202 643 сум түләнә.
РФ Президенты Владимир Путин 2024 елны Гаилә елы дип игълан итте. Һәм Федераль Җыелышка юлламасында “Гаилә” милли проекты булдырылу турында әйтте.
Гаиләдә өченче бала туган очракта, 450 мең сум күләмендә ипотекалары каплана. Бу норманы да 2030 елга кадәр озайттылар.
Фото: eco-mama.ru