Барлык яңалыклар

Урманайда – яңа ФАП

Бакалы районы Урманай авылында халык программасы һәм “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында  күптән көтелгән вакыйга булды – модульле ФАП ачылды.

Ул үзәк район дәваханәсеннән 45 км ераклыкта урнашкан, шуңа җирле халык анда йөрү мөмкинлеге тууын түземсезлек белән көтте. Барлык санитар нормаларга туры килгән яңа ФАПта беренчел медик-санитар ярдәмне заманча һәм  уңайлы шартларда 203 кеше алачак.

–Биредәге халыкны сәламәтлек саклау өлкәсендә менә инде 32 ел эшләгән фельдшер Рәмзия Мөхәммәдиева  кайгыртачак. 3  дистә елдан артык вакыт эчендә ул үзен белемле, оста һәм югары профессиональ белгеч буларак танытты, – ди “Бердәм Русия” партиясе әгъзасы, Бакалы район үзәк дәваханәсенең баш табибы Зәбир Гыйздәтуллин.

ФАП ачылу тантанасына шулай ук район хакимияте башлыгы урынбасары Юлай Зыязетдинов,Урманай авыл советы башлыгы Зөмәрә Халис кызы һәм җирле халык килгән иде.

–Яңа ФАП ачылу ул федераль, республика һәм муниципаль властьларның уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Авыл халкы өчен бу вакыйга бик әһәмиятле дию бер дә арттыру түгел. Хәзер урманайлыларның, аеруча өлкән яшьтәгеләрнең,  авылдан беркая читкә чыкмыйча медицина ярдәме алу мөмкинлеге бар. Урманайлыларны котлыйбыз һәм яңа медицина пункты җирле халыкның сәламәтлеген  саклауда һәм ныгытуда нәтиҗәле хезмәт итәр, дип ышанабыз, – диде “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсенең башкарма секретаре.

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: