Барлык яңалыклар

Ә син ГТО тапшырдыңмы?

Туймазын шәһәрендә 840 студент физик әзерлекләрен күрсәткән.

Ә син ГТО тапшырдыңмы?
Ә син ГТО тапшырдыңмы?

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Туймазын шәһәрендә ГТО тест үзәгендә урта махсус уку йортлары студентлары арасында нормативлар кабул иткәннәр.

Үзләренең физик әзерлекләрен медицина, педагогика, агросәнәгать, индустриаль һәм юридик колледжларда укучы  840 студент күрсәткән. Алар кыска һәм озын дистанцияләргә йөгергән, көч күнегүләре ясаган, сыгылмалылык тесты үткән. Шулай ук студентлар пневматик винтовкадан ату, спорт снаряды ыргыту, йөзү, чаңгыда йөгерү яки кичүле җирлек буенча кросс кебек спорт төрләреннән дә норматив тапшыра алган. Күпчелек егетләр һәм кызлар нормативларны уңышлы үткән. ГТО билгеләрен алар нәтиҗә ясаганнан соң алачак. Яшьләр ГТО тапшыру кирәк дип билгели.

Чыганак: Администрация муниципального района Туймазинский район Республики Башкортостан

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: