Барлык яңалыклар

Матур шәһәрдә яшәячәкләр

Салават шәһәрендә Салават Юлаев бульварындагы Батыр аллеясының б икенче өлешен  төзекләндерү эшләре башланган.

Матур шәһәрдә яшәячәкләр
Матур шәһәрдә яшәячәкләр

Башкортстан Республикасының Салават шәһәрендә РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты ярдәмендә ел саен төзекләндерелгән иҗтимагый киңлекләр арта бара. 2023 елда Салават Юлаев бульварындагы Батыр аллеясының беренче өлеше яңа кыяфәт алды. Хәзерге вакытта аллеяның икенче өлешен –Бочкарев урамыннан Островский урамына кадәр – төзекләндерү башланган. Узган ел Салават халкының күпчелеге нәкъ менә шушы проект өчен тавыш биргән.

Уңайлы ял итү өчен шартлар тудыру каралган: зур тыныч зона булачак. Бу өлештә инфраструктураны яңарту, кече архитектура формаларын каплау, шулай ук һәйкәлләр алдында төзекләндерү күздә тотыла. Аллеяда күләгәле түбәләр, яңа эскәмияләр, шахмат өстәлләре барлыкка киләчәк.

Проект шулай ук аллеяның көньяк ягында өстәмә парковка урыннарын дәвам итүне күздә тота, яктырту җайланмасы, видеокүзәтү урнаштырылачак, территорияләр, куаклар, үләннәр һәм чәчәкләр белән яшелләндереләчәк, шул исәптән сиреньнең төрле сортлары утыртылачак. Салаватлылар тулысынча тәмамланган проектны 2024 елның сентябрь ахырында күрә алачак.

Агымдагы елда Башкортстан Республикасында барлыгы 123 иҗтимагый территорияне төзекләндерү һәм 2022 елда Кече шәһәрләр һәм тарихи торак пунктлар арасында үткән Бөтенрусия конкурсында җиңгән ике проектны гамәлгә ашыру планлаштырыла.

Чыганак: Башкортстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: