Агымдагы елның 18 маенда Башкортстанда Lady007 бизнес-акселераторы башлана. Бушлай курсларда хатын-кыз җитәкчеләр, эшкуарлар, шулай ук үз эшләрен башларга ниятләүчеләр катнаша ала.
– Lady007 бизнес-акселератор ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм” милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Узган ел программа үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте, шуңа проектны кабатларга булдык. Курска 400дән артык хатын-кыз теркәлгән дә инде. Бу юлы тәҗрибәлерәк эшкуарлар өчен дә укытулар каралган, – дип аңлатма бирделәр республиканың эшкуарлык һәм туризм министрлыгыннан.
Ай ярым вакыт эчендә хатын-кызлар нәтиҗәле бизнес-модельләр төзүне генә түгел, ә аралашу һәм үз эшеңне күрсәтә белү сәнгатен дә өйрәнәчәкләр.
Уку йомгаклары буенча катнашучылар үзләренең бизнес-проектларын эшләячәкләр һәм аларны жюрига тәкъдим итәчәкләр. Иң яхшы идеяләр авторлары бүләкләр һәм дипломнар алачак.
Программаның финалы һәм финалистларның проектларын яклау 28 июньдә “Хатын-кыз бәхете территориясе” форумы кысаларында узачак.