Милли проектлар
14 Май 2024, 10:30

Алты поликлиника төзи башлыйлар

Ниятләр зурдан.

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Премьер-министр Андрей Назаров Хөкүмәт утырышында 2024 елда яңа сәламәтлек саклау объектлары төзелә башлануы турында сөйләде. Утырыш ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Сәламәтлек саклау” милли проектын гамәлгә ашыруга багышланган иде.  

– Узган ел милли проект чараларына 7,4 миллиард сумнан артык акча юнәлтелгән иде. Моның ярдәмендә тармакның матди-техник базасы шактый ныгытылды. Балалар онкогематологиясенең заманча үзәге һәм берничә поликлиника сафка кертелде. 4300дән артык медицина корылмалары һәм 185 санитар автомобиль сатып алынды. 80нән артык фельдшер-акушерлык пункты урнаштырылды, – диде Назаров.

Быел, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча, Кушнаренкода 320 кешегә исәпләнгән поликлиника төзелешен тәмамлау, Аскар, Благовещен, Учалы һәм Яңавылда дүрт балалар поликлиникасы, Аскын һәм Бакалыда поликлиникалар төзи башлау планлаштырыла. Шулай ук 9 сәламәтлек саклау объектына капиталь ремонт ясалачак.

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин әйтүенчә, ел башыннан 59 модульле конструкция урнаштырылган, 1206 медицина корылмасы китерелгән.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас