Милли проектлар
13 Май 2024, 03:04

Республикада 20 миллион агач үсентесе утыртачаклар

bash.newsbash.news
Фото:bash.news

Быел яз Башкортстанда биш мең гектардан артык мәйданда 20 миллионга якын агач үсентесе утыртачаклар, дип хәбәр итә БР Хөкүмәтенең матбугат хезмәте. Урманнарны торгызу эшләре "Экология" милли проекты кысаларында үткәрелә.

"Агымдагы елга 15,2 мең гектардан да ким булмаган мәйданда урман торгызу эшләрен башкару планы билгеләнгән. федераль проект күрсәткечләренә ирешүне тәэмин итү максатыннан, барлык урман культуралары эшләре агымдагы елның көзендә тәмамланачак", – дип билгеләп үтте БР Урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов. 

Чыганак: bash.news

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас