Милли проектлар
13 Май 2024, 02:57

Мәдәният йортын ремонтлый башлаганнар

bash.newsbash.news
Фото:bash.news

Мәчетле районының  Әҗекәй авылында “Мәдәният” милли проекты буенча мәдәният йортын капиталь ремонтлау башланган. Бу хакта район хакимиятендә хәбәр итәләр.

“750дән арты кеше яшәгән Әҗекәй авылының мәдәният йорты 1974 елда төзелгән һәм ул канәгатьләнерлек хәлдә түгел иде. “Мәдәният” милли проекты ярдәмендә бина яңарачак, һәм тиздән авыл халкы буш вакытларын чиста, матур бинада үткәрәчәк,  мөһим мәсьәләләрне хәл итү аларга күпкә уңайлырак булачак”, – дип язган район хакимияте башлыгы Әнис Әсәдуллин. 

Чыганак: bash.news

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас