Башкортстанда халык өчен ял итү урыннарын төзекләндерүгә зур игътибар бүленә.
Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында республиканың 43 районында 79 парк һәм скверда зур эшләр башлап җибәрелде. Калганнарында ул 10нчы майдан соң башланачак.
Быел “Уңайлы шәһәр мохите” федераль проекты кысаларында 123 җәмәгать җирлеген төзекләндерәчәкләр, моның өчен 1,2 миллиард сум акча бүленә. Җәмәгать урыннарын яңарту эшләре 30нчы октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Фото: Башинформ.