Милли проектлар
10 Май 2024, 04:22

Мәктәпләр төзекләндереләчәк

Башкортстанда өстенлекле төбәк проекты кысаларында 6 белем бирү учреждениесенә капиталь ремонт үткәреләчәк. Бу максатта 608,27 млн сум бүленә. Аканың 510,95 млн сумнан артыгы- федераль бюджеттан.

Мәктәпләр төзекләндереләчәкМәктәпләр төзекләндереләчәк
Мәктәпләр төзекләндереләчәк

Башкортстанда өстенлекле төбәк проекты кысаларында 6 белем бирү учреждениесенә капиталь ремонт үткәреләчәк. Бу максатта 608,27 млн сум бүленә. Аканың 510,95 млн сумнан артыгы- федераль бюджеттан.

2022-23 елларда республикада 140 мәктәп төзекләндерелгән. Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин әйтүенчә, былтыр программаны бу максатта  җәлеп ителгән федераль акчалар күләме буенча республика илдә өченче урынны һәм төзекләндерелгән мәктәпләр саны буенча икенче урында тора.

Быел мәсәлән, Күмертауда М.Г. Рәхимов исемендәге 3нче гимназия-интернатында, Баймак лицей-интернатында, Әбҗәлил районында Кызыл Башкортстан авылы мәктәбендә, Уфада 119нчы мәктәптә, В.И. Ленин исемендәге 2нче Стәрлетамак лицей-интернатында, шулай ук Бишбүләк районының Усак-Кичү авылы мәктәбендә комплекслы капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла.

Фото: dzen.ru

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас