Ярмәкәй үзәк район хастаханәсенә яңа медицина җиһазы - колпоскоп кайткан. Ул «Сәламәтлек саклау» милли проекты ярдәмендә сатып алынган. Моның турында БР Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.
Колпоскопия медицинада гинекологик авыруларны диагностикалауның иң киң кулланыла торган ысулларының берсе булып тора. Хәзер авыруның башлангыч стадияләрендә дә тайпылышларны һәм патологияләрне ачыклау күпкә җиңелрәк. «Русия Федерациясенең беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү» федераль проекты 2022 елдан «Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча гамәлгә ашырыла. Аның максаты-халыкның барлык төркемнәренең ихтыяҗларыннан чыгып, яшәгән, укыган җире яки эш янында медицина ярдәме күрсәтүне оештыру.
Милли проектлар РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2019 елдан башлап гамәлгә ашырыла башлады.