Милли проектлар
8 Май 2024, 04:20

Маймычлар җибәрелде

  “Бурибай металлургия комбинаты” акционер җәмгыяте экологик акция үткәргән һәм Таналык сусаклагычына 1200 кг төрле балык маймычлары җибәргән.

Маймычлар җибәрелдеМаймычлар җибәрелде
Маймычлар җибәрелде

2200ләп ак толстолобик, тагын шул ук санда ак амур һәм 3000гә якын карп баласы бар.

  • Бурибай металлургия комбинаты өчен бу чираттагы экологик акция, - ди оешманың генераль директоры Рөстәм Аблаев. – Без берничә ел рәттән агачлар утыртабыз, табигатьне саклауда башка чараларда катнашабыз.

Сусаклагычына нинди балыклар җибәрергә икәнлеген хәл иткәндә, аларның суны чистартуын да күз уңында тотканнар. Ак амур белән ак толстолобик судагы суүсемнәрне ашыйлар һәм сулыкны чистарталар. Әйтик, ак амур 1 кг авырлык җыер өчен 80 кг суүсем ашый.

Әлеге вакытта бер балык якынча 150 грамм авырлыкта. Үскәч алар 30 кгнан да артып китә алалар. Шуңа балыкчыларга балыкларны сакларга тәкъдим итәләр.

Бу чара РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Экология” милли проекты кысаларында башкарылган. Чара Башкортстан Республикасының Экология министрлыгы вәкилләре катнашлыгында үткән.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас