Милли проектлар
8 Май 2024, 03:57

Баймакта Хәтер бакчасы барлыкка килде

Ул Талкас күле янында төзелә.

Баймакта Хәтер бакчасы барлыкка килдеБаймакта Хәтер бакчасы барлыкка килде
Баймакта Хәтер бакчасы барлыкка килде

Хәтер бакчасы Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә Баймак районында Талкас күле янында төзелә.

Яңа экологик объект «Экология» илкүләм проекты буенча үткәрелгән шул ук исем астындагы Халыкара акция нәтиҗәсендә барлыкка килде, дип хәбәр иттеләр республиканың урман хуҗалыгы министрлыгында. "200 "тере"һәйкәл Бөек Ватан сугышы геройлары истәлеген мәңгеләштерде", — дип сөйләделәр министрлыкта.

Акциядә районның 250 кешесе — урманчылар, җитәкчеләр, урындагы халык һәм волонтерлар катнашты. Биш еллык имән үсентеләре утыртылганнан соң, волонтерлар Талкас күле ярында чүп-чар да җыйганнар. «Экология» милли проекты чүп калдыклары белән эш итүнең нәтиҗәлелеген арттыруга, эре сәнәгать үзәкләрендә һаваның пычрану дәрәҗәсен киметүгә, шулай ук Русиянең кабатланмас табигатен сакларга юнәлдерелгән. Милли проектлар РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас