Авыргазы районында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» ГТО нормативларын тапшырдылар.
Авыргазы районының Турумбәт авылында «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты, "Демография" милли проекты кысаларында ГТО тапшырдылар.
Авыл халкы дүрт төр нормативта көч сынашты. Дәүләт нормаларына ярашлы рәвештә, халыкның яшенә карап һәр категория өчен сынау программасы -төрле күнегүләр, озынлыкка сикерү, йөгерү һ. б.каралган иде. Ярышларда катнашучылар аерым физик күрсәткечләр буенча тестны үтеп, яхшы кәеф, шулай ук бик күп уңай эмоцияләр алдылар.
Чыганак: Авыргазы районы хакимияте