Әбҗәлил районының Аскар авылыннан килгән Т. Кусимов исемендәге гимназиясенең “Җиде кыз” вокаль ансамбле VIII төбәк-ара олимпиаданың Гран-при иясе булды.
Иҗади сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, укучыларны сәнгать-эстетик цикл һөнәрләре белән таныштыру, музыка, сынлы сәнгать һәм сызым укытучыларының педагогик осталыгын арттыру, педагогик коллективлар арасында иҗади һәм һөнәри элемтәләрне ныгыту өчен Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында “Буяулар һәм көйләр дөньясында” дип аталган VIII рәсем сәнгате, декоратив-кулланма сәнгать һәм музыка буенча төбәк-ара олимпиада үтте. Чара РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән "Мәгариф"милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә. Анда Башкортстаннан һәм Русиянең башка төбәкләреннән килгән 8-9 сыйныф укучылары катнашты.