Милли проектлар
7 Май 2024, 02:17

Дүртөйле районында яңа ФАП

Хәзер өч торак пункт халкында яңа, якты, җылы, уңай модульле медицина пункты бар.

Дүртөйле районында яңа ФАПДүртөйле районында яңа ФАП
Дүртөйле районында яңа ФАП

Дүртөйле районы Байгилде авылында яшәүчеләрдә шатлыклы вакыйга. Биредә РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Яңа ФАПта беренче медицина-санитар ярдәмне шулай ук күрше Казы — Җилдәк  һәм Җилдәк авыллары халкы да алачак. Хәзер өч торак пункт халкында яңа, якты, җылы, уңай модульле медицина пункты бар. Анда фельдшер гына түгел, табибларның мобильбригадалары да пациентларны кабул итә ала.

Чыганак:  Дүртөйле районы хакимияте.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас