Игенчеләрне салкыннар куркытамы?
Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хөкүмәттә узган киңәшмәдә язгы чәчү эшләре барышы турында сөйләде. Сүз барлык (Бөрҗәннән тыш), чәчүгә төшкән районнар турында барды.
Тәүлегенә якынча 70 мең гектар басу чәчелә.
Бүгенгә 405 мең гектарда чәчү эшләре, планнан 20%, үтәлгән.
Уҗымнарның 99% проценты яхшы һәм уртача кышлаган. Бу көннәрдәге салкыннардан соң өстәмә тикшерү узачак.
Бөртекле, кузаклылардан тыш, 91 мең гектар (21,5%) майлы культуралар, 14 мең га шикәр чөгендере (28%), 21 мең га мал азыгы культуралары (12%) чәчелгән. 8 районда ачык грунтка – 153 га (5,7%) - яшелчә һәм бәрәңге чәчү дәвам итә.
Аграрийлар, “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проекты кысаларында җиң сызганып эшли һәм быелгы табигать каршылыкларын да җиңеп, җитәрлек уңыш җыеп алырга ният тота.