Юкә балының тәмен Кытайда да беләләр.
Башкортстан беренче тапкыр Кытайга юкә балы экспортлады. Партиянең авырлыгы 1,5 тонна тәшкил иткән.
“Россельхознадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе тарафыннан юкә балының экспорт партияләренә тиешле ветеринария сертификатлары бирелгән.
- Бал партиясе барлык кирәкле лаборатория тикшеренүләрен үтте. Ул йогышлы һәм инвазион авырулардан азат булган территориядә җыелган. Республиканың юкә урманнарында бөҗәкләр җыйган тәмле, файдалы һәм экологик чиста продукциянең КХРда да яратырлар дип уйлыйбыз, - дип өстәделәр ведомствосының матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез: экспорт Президент башлангычы белән гамәлгә кертелгән «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.