Кайсы дәваханәгә яңа УЗИ аппараты кайткан?
Ил президенты башлангычы белән кабул ителгән «Сәламәтлек» гомумдәүләт проекты кысаларында Чишмә районы дәваханәсенә УЗИ аппараты кайтарылды. Җиһаз пациентларны кабул итеп, югары сыйфатлы сурәт алырга мөмкинлек бирә. Яңа аппарат үзе гади һәм куллануда уңайлы.
Яңа медицина җиһазлары кайтару – район халкы өчен бик зур һәм мөһим вакыйга. Чөнки хәзер чират кимеп кенә калмый, авыл халкы өчен диагностика сыйфаты да сизелерлек яхшырачак.
УЗИ төрле авыруларны диагностикалауда кулланыла. Бүген УЗИ аппараты заманча һәм сыйфатлы медицинаның мәҗбүри атрибуты булып тора. Ул кеше организмына зарарлы йогынты ясамый һәм барлык яшьтәге пациентларга тикшеренү үткәргәндә кулланыла ала.
- Пациентларыбызны шундый сыйфатлы җиһазлар белән тикшерү мөмкинлеге безнех хезмәт шартларын искиткеч яхшырта, ди, - ди табиб Лилия Ишбулдина.