Милли проектлар
4 Май 2024, 04:59

Агыйдел паркын ямьләндерәләр

2024 елда республикада 123 җәмәгатьчелек территорияләрендә төзекләндерү эшләре алып барылачак.

Агыйдел паркын ямьләндерәләрАгыйдел паркын ямьләндерәләр
Агыйдел паркын ямьләндерәләр

"Торак һәм шәһәр мохите" милли проектының "Уңайлы кала мохитен формалаштыру" милли программасы чикләрендә Агыйдел шәһәренең Беренче Төзүчеләр урамындагы шәһәр мәйданындагы паркта төзекләндерү эшләре башланды. Шәһәр халкы нәкъ менә шушы территорияне тәртипкә китерүне үзләре сайлаганнар.
ӘЛЕ "АГИДЕЛ" АРТ-ОБЪЕКТЫН УРНАШТЫРГАННАР, МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ ТЕРРИТОРИЯНЕ ҖЫЕШТЫРГАН. ТИЗДӘН БИРЕДӘ ҖӘЯҮЛЕЛӘР СУКМАКЛАРЫ ЯҢАРТЫЛАЧАК, ЛАМПОЧКАЛАР, ВИДЕОКҮЗӘТҮ УРНАШТЫРАЧАКЛАР, ТЕРРИТОРИЯНЕ ЯШЕЛЛӘНДЕРӘЧӘКЛӘР.
Шулай ук быел шушы милли проект булышлыгында Советлар Союзы Герое А. Ф. Шаһиев һәйкәле урнаштырылган территорияне тәртипкә китерәчәкләр. Проектка ярашлы, биредә чәчәк амфитеатры, чәчәк клумбалары, видеокүзәтү һәм электр лампочкалар урнаштырачаклар.
Билгеле булуынча, 2024 елда республикада 123 җәмәгатьчелек территорияләрендә төзекләндерү эшләре алып барылачак.

"Башинформ" буенча.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас