+21 °С
Болытлы
Стәрлетамак-Раевка автомобиль юлының 14 километры ремонтланачак. Эшләр "Хәвефсез сыйфатлы юллар" милли проекты булышлыгында башкарылачак. Юлчылар Әлшәй районының Красный Клин һәм Акбирде авыллары арасындагы 3 участокны нормативка китерәчәк.
Бу юл Әлшәй һәм Стәрлетамак районнары арасын тоташтыручы юл буларак та әһәмиятле. Өч юл участогын ремонтлауга 328 млн. сум бүленәчәк. Эшләр 2025 елда төгәлләнәчәк.
БР Хөкүмәтенең матбугат хезмәте.