Милли проектлар
3 Май 2024, 18:13

Спорт, футбол һәм мәхәббәт

“Син уенда” бәйгесендә “Олытау җыены” проекты җиңү яулады.

Спорт, футбол һәм мәхәббәтСпорт, футбол һәм мәхәббәт
Спорт, футбол һәм мәхәббәт

 “Син уенда” Бөтенрусия спорт проектлары конкурсының дүртенче сезонында Башкортстанның “Олытау җыены” проекты җиңү яулады.

Әлеге бәйге “Демография” милли проектының “Спорт – тормыш нормасы” федераль проекты максатларына туры килгән креатив спорт инициативаларын ачыклауга һәм аларга ярдәм итүгә, массакүләм спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга, шулай ук мөмкин кадәр күбрәк кешене физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Проект авторларын бүләкләү “Русия” халыкара күргәзмә-форумында Русиянең “Белем” җәмгыяте лекториясендә узды.

“Олытау җыены” – авыл командалары арасында мини-футбол буенча традицион турнир, аны Учалы районы Котый авылы халкы оештыра.

Аларның сүзләренчә, “Олотау җыены” кешеләрне берләштергән: элек командалар, бер районда булсалар да, күп авыллар барлыгы турында ишетмәгәннәр. Хәзер бу авылларның барысы да үзара аралаша, дуслаша һәм бергә футбол уйный. Бүген фестиваль Башкортстанны гына түгел, ә күрше төбәкләрне дә берләштерә.

“Күрше районнардан һәм төбәкләрдән командалар безгә килә һәм безнең командаларны үз турнирларына чакыра башлады. “Олытау җыенының” социаль әһәмияте нәкъ шунда да инде. Олытау барысын да берләштерә! Без спорт, футбол һәм мәхәббәт аша тоташ дөньяны берләштерергә телибез!” – ди проект авторлары.

“Син уенда” Бөтенрусия спорт проектлары конкурсының дүртенче сезоны финалына илнең 19 төбәгеннән 35 проект чыккан. Биш төп номинациянең һәрберсендә җиңүчеләр 300 мең сум акча алды, ә гран-при 1 миллион сум тәшкил итте.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас