Милли проектлар
3 Май 2024, 03:53

Бездә социаль эшкуарлар күпме?

Алар өчен ташламалар карала.

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Башкортстан социаль эшкуарлар саны буенча илдә икенче урында тора. Бүген республиканың 614 предприятиесе шундый статуска ия, дип хәбәр итәләр төбәк Хөкүмәтеннән. 

Эшкуарлык һәм туризм министры вазифаларын башкаручы Илнур Тактаев әйтүенчә, бездә социаль бизнеска кызыксыну арта. Моңа дәүләт ярдәме, шул исәптән ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм” милли проекты кысаларында күрсәтелә торган чаралар да зур өлеш кертә.

Ә алар шактый киңкырлы – салым һәм милек ташламалары, төрле грантлар, аз процентлы кредитлар һәм башкалар. Шул ук вакытта аларны алучылар даирәсе киңәя: социаль эшкуар статусын ялланган эшчеләре булмаган инвалид бизнесменнар да ала ала. Былтыр 165 социаль предприятие милли проект кысаларында 81,8 миллион сумлык грантлар алган.

Социаль эшкуарларга ярдәм чаралары турындагы мәгълүматны “Минем бизнес” үзәге офисларында яки +7(347)224-99-99 телефоны аша алырга була.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас