Җиңү көне алдыннан бәйрәмгә багышланган патриотик акцияләрдә катнашу күркәм традициягә әверелә. Шуларның берсе – Русиядә “Экология“ милли проекты кысаларында уза торган “Хәтер бакчасы“ халыкара акциясе.
27 апрельдә Мәсәгуть участок урманчылыгы территориясендә 3 гектар мәйданда карагай чәчүлекләре утыртылды. Акциядә Мәсәгуть территориаль комитеты хезмәткәрләре, оешма вәкилләре, җәмәгатьчелек, мәктәп укучылары катнашты. Катнашучыларның гомуми саны 130 кешедән артык булды.
Исегезгә төшерәбез, ел саен бөтен ил буенча яңа урман посадкалары барлыкка килә. Быел "Хәтер бакчасы" халыкара акциясенең төп максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган һәркемнең һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның истәлегенә 27 млн агач утырту. Олылар һәм балалар безнең сугышчыларыбызны хөрмәт белән искә ала.
Чыганак: ecology.bashkortostan.ru