Башкортстан халкы һәм кунаклары быелның беренче ике аенда төбәкнең туризм өлкәсендә узган елның шул ук чорына караганда 20% ка күбрәк түләүле хезмәтләр алган. Республикада туризм тармагы “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе“ милли проекты ярдәмендә үсеш ала, дип хәбәр иттеләр төбәкнең эшкуарлык һәм туризм министрлыгында.
"Түләүле хезмәтләрнең үсеше туризм һәм кунакчыллык индустриясенең үсеш дәрәҗәсен чагылдыра. Бу өлкәләр актив рәвештә үсеш ала торган республикабыз кунаклар өчен тагын да кызыклырак була бара. Безнең өчен сәяхәтләрнең кызыклы гына түгел, ә барлык категория туристлар өчен дә уңайлы булуы мөһим", – дип аңлатма бирделәр ведомствода.
Чыганак: bash.news