Милли проектлар
2 Май 2024, 05:31

Чаган үсентеләре утыртканнар

askino.bashkortostan.ruaskino.bashkortostan.ru
Фото:askino.bashkortostan.ru

Ел саен үткәрелә торган “Яшел Башкортстан“  экологик акциясе кысаларында, Владимир Путинның  "Экология" милли проектын гамәлгә ашыру максатыннан, Аскын районы үзәгендә 38 чаган агачы утыртылды. Яңа аллея “Батыр“ физкультура-сәламәтләндерү комплексы янында барлыкка килде.

Агач үсентеләре утырту өмәсендә  предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр коллективлары катнашты. Күпләр гаиләләре, балалары белән килде. Чарада катнашучылар арасында “Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә бар иде. Кунаклар акциядә катнашучыларны сәламләделәр, яңа аллеяның район халкын озак еллар сөендерүен теләделәр.

— Үсентеләр әйбәт кенә алынып китеп, аллея утырту буенча хезмәтләребез юкка гына булмас дип өметләнәм, – диде Динис Йосыпов. – Соңгы өч елда әһәмиятле даталарга туры китереп, без берничә аллея утырттык. Бүгенге акциядә катнашкан  һәркемгә рәхмәт!

БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле билгеләп үткәнчә, “Яшел Башкортстан“ акциясе беренче ел гына узмый һәм ул күркәм  традициягә әверелде. Ул аскынлыларга анда актив катнашулары, туган районарына битараф булмаулары өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы кысаларында аллея буйлап төзекләндерелгән тротуар барлыкка киләчәген билгеләп үтте. Аллея утырту солдат боткасы һәм татлы чәй эчү белән тәмамланды. 

Чыганак: askino.bashkortostan.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас