“Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты кысаларында гамәлгә ашырылган Көнчыгыш чыгу юлында өч атна эчендә трафик 25% ка арткан. Мәсәлән, 1 апрельдән 7 апрельгә кадәр яңа юл буенча 67,5 меңнән артык машина, 8-14 апрельдә — 72,7 мең, ә 15-21 апрельдә 84,3 мең автомобиль үткән. Көн саен Көнчыгыш чыгудан 12 меңләп шофер файдалана.
"Иң күп автомобильләр иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә күзәтелә. Бер сәгать эчендә Көнчыгыш чыгу юлы 2,3 мең машина йөрүен тәэмин итә. Шул ук вакытта яңа юлның үткәрү сәләте сәгатенә 6,5 мең автомобиль тәшкил итә", — дип хәбәр итте БР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов.
Көнчыгыш чыгу юлы ачылганнан бирле аның буенча 450 меңнән артык автомобиль үткән.
Чыганак: bashinform.ru