Милли проектлар
1 Май 2024, 07:25

Юл буенда яңа кафе ачылды

Бу - сигез кешегә эш урыны булдырылды дигән сүз.

Юл буенда яңа кафе ачылдыЮл буенда яңа кафе ачылды
Юл буенда яңа кафе ачылды

"Уфа - Бөре - Яңавыл" автомобиль юлында яңа кафе ачылган. Ул Удельно-Дуваней  авылы янында урнашкан. Биредә җирле җитештерүчеләргә фермер продукциясен сату өчен сәүдә урыннары да  булдырылган.

Проектны ашыру өчен 24,43 миллион сум акча инвестицияләнгән, сигез кешегә яңа эш урыны булдырылган.

Объект Башкортстан Республикасының өстенлекле инвестиция проектлары исемлегенә кертелгән.  

Мәгълүм булуынча, Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы, "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм итү" милли проектын тормышка ашыруга зур игътибар бүленә.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас