Уфа районында юллар ремонтлауга зур игътибар бүленә.
Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Сыйфатлы һәм хәвефсез юллар” милли проекты кысаларында Уфа-Чишмә юлында төзекләндерү эше бара. Нижегородка авылы янында юлчылар иске юл катламын чистартып, яңа-тигезләүче юл катламын түшәгәннәр. Якын арада юлны асфальтлап, юл читләрен ныгыту һәм разметкалар сызу эшләре башкарылачак.
2024 елда “Сыйфатлы һәм хәвефсез юллар” милли проекты кысаларында Уфа-Чишмә юлында 5, 15 чакрым юл ремонтланачак.
Фото: Башинформ.