Аның хуҗасы Шамил Мингалеев табиб-стамотолог булып хезмәт юлын 1993 елда ук башлаган. Ул үз стамотология клиникасын ачу хыялы белән озак еллар янып яшәгән. 2022 елда тәвәккәлләп, хыялын тормышка ашыру теләге белән район хакимиятенә мөрәҗәгать иткән. Анда аңа күчемсез милеккә документларны дөрес төзү буенча консультация үткәргәннәр. Килешү процедураларын үткәннән соң эшкуар булачак стоматология кабинеты бинасына ремонт эшләре башлап җибәргән.
Кирәкле җиһаз алу мәсьәләсе катлаулырак булган. Әмма аны хәл итүдә Владимир Путин гамәлгә куйган “Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативаларына булышлык итү” милли проекты ярдәмгә килгән. Грант акчасына Шамил Мингалеев стоматология корылмалары, автоклав, ультратавышлы югыч һ.б. алган.
Эшкуарның тормыш иптәше Лилия -шулай ук зур стажлы медицина хезмәткәре. Шуңа күрә алар стоматологиягә өстәп процедуралар кабинетын да ачарга була.
Ремонт башкарылганнан соң һәм лицензия алынганнан соң Мингалееневларның хыялы тормышка аша. Узган елның октябрендә Югары Яркәй авылында “Мастер Дент” клиникасы үз ишекләрен ача. Бүген аның үз клиентлар базасы туплана.