Милли проектлар
28 апрель 2024, 04:35

Уфада җиңел атлетика буенча эстафета узачак

Чара ел саен 2 меңнән артык йөгерешчене җыя.

национальныепроекты.рфнациональныепроекты.рф
Фото:национальныепроекты.рф

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган җиңел атлетика буенча эстафета 7 майда Уфаның Җиңү паркында узачак. Ярышлар «Демография» милли проектының «Спорт — тормыш нормасы» федераль проектын тормышка ашыру процессында үткәрелә.

Чара ел саен 2 меңнән артык йөгерешчене җыя. Командалар учреждениеләр яки предприятиеләр базасында формалаша.

Ярышларны ачу тантанасы 11:00 сәгатьтә узачак. Арытаба чара кунаклары — сугыш, хезмәт, спорт ветераннары традиция буенча Мәңгелек утка чәчәкләр салачак. 12:00 сәгатьтә ярышка беренче катнашучылар керә. 12:40 сәгатьтә спорт ветераннары һәм һәвәскәр җиңел атлетлар арасында «Дөнья йөгереше» башлана.

Бәйге җиңүчеләре кубоклар, медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнәчәк.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас