Республикада «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Дмитриевка – Кушнаренко юлларын ремонтлауга керештеләр.
Кушнаренко районы Иске Тукмаклы торак пункты янындагы 3,3 км озынлыктагы участокта подрядчы оешма фрезерлау, тигезләү, юл кырыйларын каплау һәм ныгытуны башкарган. Якын арада юлчылар горизонталь билгеләр куячак.
-Әлеге юл Кушнаренко районының күп кенә торак пунктларында яшәүчеләр өчен транспорт элемтәсе тәэмин итә. Урындагы халык биредә ремонт ясауны сорады, - дип сөйләде Башкортстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов.
Дмитриевка-Кушнаренко юлы участогын ремонтлауга 44,3 млн. сум акча юнәлтеләчәк. Исегезгә төшерәбез, быел Дмитриевка-Кушнаренко юлының 6,4 км озынлыктагы ике участогын норматив хәлгә китерү планлаштырыла. Бу участокларны ремонтлауга 123 млн. сумнан артык акча юнәлдереләчәк.