Милли проектлар
27 апрель 2024, 03:00

Сәламәтлеккә җаваплы карыйк

Сәламәтлеккә җаваплы карыйкСәламәтлеккә җаваплы карыйк
Сәламәтлеккә җаваплы карыйк

Нуриман үзәк район хастаханәсенең Красная Горка авылы поликлиникасына кайткан заманча УЗИ-аппараты беренче пациентларны тикшерү өчен инде кулланылып каралган.

Аны сатып алу «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Беренчел звеносын модернизацияләү» төбәк программасы ярдәмендә мөмкин булды, дип хәбәр итә Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте. Әлеге программаның максаты-халыкка медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеген тагын да арттыру, яхшырту.

1947 елда ук уйлап чыгарылган ультратавышлы диагностика эчке органнардагы чирләрне тикшерүнең төп һәм иң нәтиҗәле ысулларының берсе булып кала.

Чыганак: Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас