Башкортстан беренче тапкыр Иранга ашлык саткан.
Россельхознадзорның төбәк идарәсе хәбәр иткәнчә, республиканың Гафури районыннан Иранга 22 апрельдә 572 тонна, ягъни 25 вагон арпа киткән.
Авыл хуҗалыгы продукциясенең беренче партиясен җибәрүне Россельхознадзорның Башкортстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре контрольдә тота. Алар барлык кирәкле экспертизаларны сынау лабораториясендә үткәргәннәр. Исегезгә төшерәбез, чит илгә ашлык сату «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проекты ярдәмендә мөмкин булды. Аның максаты-2030 елга чимал һәм энергетик булмаган товарлар экспортының 2020 ел белән чагыштырганда кимендә 70 процентка күтәрү.
Башинформ.