Барлык яңалыклар
Милли проектлар
26 апрель , 10:02

Сәламәтлек сагында

Яңа УЗИ-аппаратын Толбазы авылында куллана башлыйлар.

Сәламәтлек сагында
Сәламәтлек сагында

 

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Төбәкнең беренчел звеносын модернизацияләү» программасы, аның максаты – халыкның барлык төркемнәре ихтыяҗларына туры китереп яшәү, укыту яки эшләү урыны янында медицина ярдәме күрсәтүне оештыру, тагын бер медицина учреждениесенең диагностика аппаратурасы белән җиһазландырылуын яхшыртырга ярдәм итте – бу юлы сүз Толбазы үзәк район хастаханәсе турында бара.

Яңа УЗИ аппаратында ике белгеч эшли. Сәламәтлек саклау өлкәсендә 27 ел эшләү тәҗрибәсе булган  ультратавыш диагностикасы табибы Альберт Сәитов корсак куышлыгы органнарын, калкансыман бизне һәм бөерләрне тикшерәчәк. 11 ел пациентларның сәламәтлеген саклаучы  функциональ диагностика табибы Нурия Вәлиева заманча җиһазлар ярдәмендә эхокардиография үткәрә -  йөрәк һәм аның клапаннарын ультратавыш белән тикшерә.

- УЗИНЫҢ яңа аппараты күп функцияле, искиткеч эргономикага һәм югары сыйфатлы визуализациягә ия, - дип үз тәэссоратлары белән бүлештеләр белгечләр.

 Чыганак: Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: