Барлык яңалыклар
Милли проектлар
26 апрель , 09:53

Рухи тормышны баетып

Капиталь ремонттан соң Иске Гомәр авылында китапханә ачылды.

Рухи тормышны баетып
Рухи тормышны баетып

 

РФ Президенты Владимир Путьинның май указларына ярашлы кабул ителгән "Мәдәният" милли проекты кысаларында шушы көннәрдә Кушнаренко районы Иске Гомәр авылында капиталь ремонттан соң яңа китапханә үз ишекләрен ачты. Яңартудан соң ул заманча дизайнлы, уңайлы, якты бүлмәгә әверелде.

Чараның мактаулы кунаклары булып авылда туган, Советлар Союзы Герое Вәлиев Сәлих Шәйбак улының кызы һәм оныклары Мәрьям Рәхмәтуллина, Рушан Рәхмәтуллин һәм Әлфирә Мөгтәсимова булды.

Кунаклар бабаларының тормышы турында һәм сугыш вакытындагы батырлыклары турында сөйләделәр.

Тагын бер кунак - «Нур " татар дәүләт театры актеры, Башкортстан Республикасының атказанган артисты, махсус хәрби операциядә катнашучы Альберт Шәрәфетдинов үзенең тәэсирләре белән уртаклашты һәм бүген Ватанны саклаучы балалары булган ата-аналарга рәхмәт белдерде.

- Иске Гомәр авылында китапханә ачылу районның мәдәни тормышында вакыйга гына түгел, ә ата-бабалар белән очрашу, аларны искә төшерү һәм хөрмәтләү мөмкинлеге дә булды. Бу безгә тамырларыбызны онытмыйча алга барырга ярдәм итүче мәдәни мирас һәм бердәмлекнең мөһимлеген искәртте, – дип билгеләп үтте Кушнаренко районы хакимияте  башлыгы Марат Латыйпов.

Җирле халык өчен яңартылган китапханәне ачу шатлыклы вакыйга билгесе  һәм рухи тормышны баетуга мөһим адым булды.

Чыганак: Кушнаренко районы муниципаль районы хакимияте.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: