+21 °С
Болытлы
Владимир Путин указы буенча 2018 елда булдырылган “Экология” милли проектының “Урманнарны саклау “федераль проекты кысаларында Миякә районында “Хәтер бакчасы” акциясе үткәрелде. Илчегол авылы янындагы Нарыстау итәгендә 9000 чыршы үсентесе утыртылды. Анда 130 кеше катнашты. Республиа урман хуҗалыгы министры урынбасары Азамат Носратуллин өмәгә чыгучыларга рәхмәт белдерде һәм яшь агачлар тирә-юньне ямьләндереп торыр, дип ышаныч белдерде.
Чыганак: forest.bashkortostan.ru