Башкортстанның үзмәшгульләреннән сатып алулар күләме ике тапкыр арткан.
2024 елның беренче кварталында Башкортстанның үзмәшгульләре дәүләт компанияләренә, узган елның шул ук чорына караганда, ике тапкыр күбрәк товарлар һәм хезмәтләр җиткерде. Сатып алуларның гомуми күләме 39,6 миллион сумнан артып киткән.
“Бер үк вакытта төбәкнең үзмәшгуль-тәэмин итүчеләре саны 33 процентка артты, аларның гомум саны – 48 кеше. Мондый уңай тенденциянең сәбәбе – кече һәм урта бизнес вәкилләре файдаланган өстенлекләрнең үзмәшгульләргә дә таралуы, – дип аңлатма бирде Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.
Исегезгә төшерәбез, үзмәшгуль гражданнар 2020 елның 1 апреленнән кече һәм урта бизнес шартларында сатып алуларда катнаша ала. Үзмәшгульләргә ярдәм итү – ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү” милли проекты кысаларындагы төп юнәлешләрнең берсе.